“Үзеңне республика тарихында тап!” конкурсы финалистлары билгеләнде

10 эш сайлап алынды.

Хөрмәтле дуслар! 

Бүген без “Үзеңне республика тарихында тап!” конкурсына килгән 61 эшне уйнаттык. Очраклы саннар генераторы ярдәмендә 10 эш сайлап алынды, алар жюри хөкеменә тапшырылачак. 

Белгечләр иң яхшы язманы аерып чыгарачак, ә аның авторына төп бүләк - Iphone 7 тапшырылачак. 

Конкурс нәтиҗәләре 20 майда игълан ителәчәк, җиңүчеләрне 21 майда бүләкләячәкләр. 

Без һәркайсыгызга каттнашкан өчен рәхмәт белдерәбез. Сезнең эшләр ТАССРның 100 еллыгы сайтында калачак – алар республикабыз тарихының ни дәрәҗәдә һәркайсыбызга кагылуын, шул ук вакытта ни дәрәҗәдә гомуми булуын раслый. 

Финалга чыгучылар: 
9 нчы тарих: «Герой нашей семьи», автор - Алсу Усманова
20 нче тарих: «Когда зацвела душа», автор - Маргарита Янонис
31 нче тарих: «Она - герой!», автор - Семён Моисеев
57 нче тарих: «Алгиз - авылыбыз горурлыгы!», автор - Илүсә Исламова
66 нчы тарих: «Один из трёх товарищей», автор - Дилә Фазылова
81 нче тарих: «Бабам – данлыклы элемтәче», автор -  Гадилә Гыйләҗева
83 нче тарих: «Помню в деталях этот замечательный день...», автор – Рәзилә Шәйхнурова
88 нче тарих: «Моя школа, мой прапрадедушка», автор - Азалия Мортазина 
99 нчы тарих: «Минем кадерле әбием», автор - Радик Хаҗиев
104 нче тарих: «Ил кайгысын салып иңнәргә», автор Лизия Бикиева

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
339
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру