Зифа Кадыйрова романы буенча “Сөмбел” драмасының премьерасы сентябрьдә булачак 

Фильмны беренче булып, XVI Халыкара мөселман киносы фестивале кунаклары караячак. Фестивальнең быелгы темасы – ТАССРның 100 еллыгы. 

Совет Татариясенең архив тасмалары, Казанда таныда торган урыннарда төшерелгән фильмнар, Татарстан кинематографистларының яңа эшләре – болар барысы да кинофестиваль программасының зур бер өлешен тәшкил итә. Фестиваль Татарстан башкаласында 2020 елның 4-9 сентябрендә узачак. 

Тамашачыларга Россиянең берничә блокбастеры да күрсәтеләчәк – төр рольдә Сергей Безруков уйнаган “Чын әкият”тән алып, Казанда төшерелгән “Кабан күле хәзинәсе” маҗаралы комедиясенә кадәр. 
 “Казан премьералары” махсус проекты кысаларында Зифа Кадыйрова романы буенча төшерелгән тулы метражлы “Сөмбел” картинасы да күрсәтеләчәк. Ул 2019 елда Татарстан белән Үзбәкстан кинематографистлары тарафыннан төшерелгән. 

ТАССРның 100 еллыгы уңае белән “Татарстанның заманча киносы атналыклары” Россиянең төрле шәһәрләрендә уза инде. И.Ягафаровның “Байгал”, Ә. Галиәскаровның “Мулла”, И. Рәхимбайның “Әпипә” фильмнары Мәскәү, Санкт-Петербург, Әстерхан, Краснодар, Иркутск, Екатеринбург, Оренбург һәм башка шәһәрләрдә күрсәтелде. “Атналыклар” 2020 елда Россиянең 43 төбәгендә узачак дип планлаштырыла. 

Фото: tatar-inform.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
119
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру