Зиннәтле гасырдан килгән күлмәк

«Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж»  күргәзмәләр залында 14 ноябрь көнне «Кафтан. Бүгенге төрек дизайнерлары күзлегеннән Госманлы империясе костюмнары» дип аталган күргәзмәнең ачылышы үтәчәк.

Мәдәниятнең бер элементы буларак киемнәр Госманлы империясе тарихында мөһим урын биләп тора. Сарайдагылар киеп йөргән зиннәтле киемнәр Госманлы дәүләтенең куәтен, көчен һәм байлыгын чагылдырган.  Олгунлашма  традицион төрек киемнәрен һәм сәнгатен тикшерү институты (Анталья) һәм  Олгунлашма Сабанджи институты белгечләре  Госманлы империясе чорында  сарайда киелә торган оригиналь  костюмнарны торгызалар. Нәкъ менә шул киемнәр «Манеж» күргәзмә залында тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмәгә 21 экспонат куела. Шулар арасында иң кызыклыларның берсе - «Сөембикә ханбикә» костюмы.  Ул Антальядагы Өзлексез белем бирү институты дизайнерларының заманча күзаллауларына нигезләнеп Казандагы күргәзмә өчен махсус тегелгән. Белгечләр Сөембикә патшабикә сурәте ясалган гравюралардан, тарихи картиналардан, татар хатын-кызларының традицион костюмнарыннан илһам алып иҗат иткәннәр.

Костюмнарны теккәндә ефәк, бәрхет, тафта, сатин, шифон, йон, парча, өйдә тукылган тукымалар кулланылган. Киемнәрне  аппликация һәм алтын-көмеш җепләр белән чигелгән чигешләр, сыру ысулы, традицион төрек чигеше, алтын белән чигү, сәдәфләрне сәнгати бизәү, инә һәм ыргак белән башкарылган традицион төрек челтәре - ойя, энҗе, сәйлән бөртекләре, инглиз челтәре, гипюр белән бизәгәннәр.

Күргәзмә 2020 елның 13 декабренә кадәр дәвам итә.

Проект Төркия Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән хезмәттәшлектә, «Казан Кремле» Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, Ю. Эмре исем. институт,  «Төрек авиалинияләре» авиакомпаниясе ярдәмендә тормышка ашырыла.

Фото: Бөтенроссия декоратив сәнгать музее матбугат хезмәте

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1898
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру