«Зөләйха» күзләрен Мәскәүдә ачачак

2020 елның 20 мартында 19:00 сәгатьтә «Октябрь» киноүзәгенең зур залында күпсерияле фильмның ике сериясен күрсәтү булачак. Премьера хәйрия максатларында оештырыла.

Билетларны сатудан кергән акчалар Чулпан Хамматова һәм Динә Корзуннарның «Подари жизнь» фонды ярдәменә мохтаҗлар – онкологик авырулар белән көрәшүче балаларга юлланачак.

Премьерага фильмны төшерүчеләр һәм анда катнашкан актерлар да киләчәк. Фильмның 3 һәм 4 серияләре премьерасыннан соң, КАРО.Арт проекты кысаларында тамашачылар белән фикер алышулар оештырылачак. Анда «Зөләйха күзләрен ача» романының авторы Гүзәл Яхина, төп рольне башкаручы Чулпан Хамматова һәм режиссер Егор Анашкин катнашачак. Фикер алышуларның модератоы сыйфатында әдәби тәнкыйтьче Галина Юзефович чыгыш ясаячак. Чараны оештыручылар - «Россия 1» телеканалы, «Подари жизнь» фонды һәм КАРО.Арт проекты.

Гүзәл Яхина романы буенча төшерелгән сериалда 1930 елның салкын кышында Себергә сөрелгән татар хатыны Зөләйханың авыр язмышы турында сөйләнә. Ул тагын шундый ук язмышка дучар ителгән утызлап кеше белән бергә тайгада сыеныр урынсыз, бернинди ризыксыз кала. Крестьяннар һәм интеллигентлар, руслар һәм татарлар, немецлар һәм чувашлар, мөселманнәр һәм христианар, мәҗүсиләр – фильмда әлеге образларның һәрберсенең тирәнлеге ачыла, гомумән бу турында уйлавы да куркыныч һәм өметсез булган шартларда үз язмышлары, бәхетләре өчен көрәшүче геройлар турында сөйләнә.

Агымдагы елның 20 мартында 19:00 сәгатьтә “Октябрь” киноүзәгендә (Яңа Арбат, 24) күрсәтеләчәк «Зөләйха күзләрен ача» күпсерияле фильмының премьерасына билетларны https://karofilm.ru/art/film/6547 сайтында да сатып алырга була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
103
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру