Зәй районында яшәүче Петр Миннеевка “ТАССРга 100 ел” дигән истәлекле билге тапшырдылар

Аның керәшеннәрнең мәдәнияте үсешенә керткән өлеше шулай итеп билгеләнде.

Петр Минеевның тормыш юлы иҗат белән тыгыз бәйләнгән: ул “Зәй утлары” эстрада театрында чыгыш ясап йөргән, озак еллар Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә укыткан, районның мәдәният бүлеге мөдире булган, Зәй автоагрегат заводының үзешчән сәнгате үсешенә зур өлеш керткән, 2000 елларда район башлыгы Ринат Фәрдиев башлангычы белән үткәрелә башлаган Петр көне бәйрәмнәренең оештыручысы булган. Петр Минеев район керәшеннәре җәмгыятенең беренче рәисе, керәшен иҗтимагый хәрәкәтенең башында торган.

Бүген ул – районда үткәрелә торган мәдәни чараларның алып баручысы һәм оештыручысы. Июль аенда аңа 60 яшь тулды. Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, Зәй керәшеннәре җәмгыятенең рәисе Александр Чапков һәм  район мәдәният йортының “Җиләк” ансамбле котлады. Александр Чапков Петр Минеевка “ТАССРга 100 ел” истәлекле билгесен һәм керәшеннәрнең традицияләрен һәм мәдәниятен саклауга өлеш керткән өчен Зәй районы башлыгының мактау грамотасын тапшырды.

“Новости Заинска” газетасының мәгълүматлары буенча. Фото “Зәй офыклары”ннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
129
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру