Зәйлеләр ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул иттеләр

Тантаналы чара Ринат Фәрдиев исемендәге шәһәр паркында узды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов Зәй районы гербы сурәтләнгән тамганы флагка беркетте, анда инде Россия Федерациясе субъектларының 68 тамгасы һәм Татарстан муниципаль районнарының яртысының диярлек герблары урын алган иде.

Тантаналы чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Илнар Хафизов аларның мөһим тарихи вакыйганың шаһитлары булуларын билгеләп үтте, районның республика үсешенә керткән лаеклы өлеше турында сөйләде.

"Зәй яңалыклары" газетасы материаллары буенча. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
80
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру