Шәһәрләр һәм шәһәр мәдәнияты
Шәһәрләр һәм шәһәр мәдәнияте
Шәһәрләр һәм шәһәр мәдәнияте бик борынгы заманнардан алып төрки-татар дөньясының аерылгысыз өлеше булып тора. Тарихи фактларга кaраганда, Бөек даланың күчмән империяләре, башка илләрне яулап алу белән бергә, яшәү өчен уңайлы иҗтимагый-сәяси тирәлек тә оештыра белгәннәр.
Дала Евразиясендә инде һуннар чорыннан башлап шәһәрләшү күзәтелә. Шәһәрләр барлыкка килүдә һәм утрак тормышка күчүдә хәрби-сәяси тотрыклылык мөһим урын тота. Тотрыклылык сакланганда, шәһәрләр калка һәм җир эшкәртү урыннары, һөнәрчелек үзәкләре оеша. Шәһәр мәдәнияте Евразия континентының аерым өлкәләрен үзара тоташтырган халыкара сәүдә челтәренә кушылу белән дә бәйле була.
Шәһәрләр барлыкка килү Урта Евразия далаларының күчмән һәм утрак тормышлы халкы өчен закончалыклы һәм табигый процесс була. Төркиләр Урта гасырларда бөтен Евразия далаларын каплаган бу процессның бер кисәгенә әверелә. Уйгыр каганлыгы заманында алар Урда-Балык һәм Бай-Балык кебек әһәрләрне нигезли. Бөек Ефәк юлы көнчыгышка җәелгән саен, шәһәрләр саны арта бара.
Биләрдә Кәрван-сарай урнашкан район панорамасы
Бу хәрәкәт бигрәк тә Идел-Урал төбәгендә ачык күзәтелә. Идел – Балтыйк сәүдә юлы буйлап эре халкара сәүдә хәрәкәтенә кушылу икътисади үсеш өчен этәргеч бирә. Болгарларның Идел буенда төзелгән иң борынгы шәһәрләре Идел һәм Чулман елгалары буйларында Бөек Ефәк юлы тәэсирендә хасил була. Бу җирләрдә инде X гасыр башында шәһәр структурасы – Биләр, Болгар, Суар һ.б. шәһәрләр формалашу турында дәлилләр бар. Шәһәрләрдә дини тәгълиматны өйрәнү һәм белем бирү системасы урнаша.
Идел буе Болгарында язма чыганаклардан һәм археологик мәгълүматлардан билгеле уннарча шәһәр (150-ләп шәһәрлек) пәйда була. Алар арасында Болгар, Биләр, Суар, Өшел, Ибраһим кебек зур шәһәрләр, күпсанлы ныгытмалар, авыллар (800-дән артык) булуы билгеле. X гасырда Болгарда һәм Суарда акча сугыла. Иң эре башкала булган Биләрнең мәйданы – 800 гектарга, яшәүчеләр саны 50 меңгә җитә.
Болгарда шәһәр төзелеше төрки дәүләтләр (Төрки каганлыклар, Бөек Болгар, Хәзәр), шулай ук мөселман Шәркы һәм Рус традицияләрен дәвам итә. Урта гасырларда Болгар шәһәрләре еш кына рельефка бәйсез рәвештә һәм түгәрәк планировка белән төзелә, эчке һәм тышкы ныгытмалар белән әйләндерелә. Эчтән шәһәрләр утар планировкасын хәтерләтә. Таш һәм кирпеч сарайлар, кәрван-сарайлар, мәчетләр, мунчалар, мазарлар һәм җәмәгать биналары салына. Төп өлешне исә агач йортлар, хуҗалык һәм җитештерү белән бәйле тораклар били.
Биләрдәге Кәрван-сарай территориясендә кирпечтән салынган җәмәгать мунчасы хәрабәләре
Бу тәртип Идел буендагы Җүчи олысы (Алтын Урда) чорында да саклана. Бердәм законнар, тотрыклы идарә халыкның яшәвен җиңеләйтә. Дәүләт хасил булуга, сәүдә юллары хәрәкәткә килә, алар XII гасыр ахырында гына җимерелә. Үзенең уңайлы географик урыны белән Җүчи олысы Евразия континентын кисеп үтә торган сәүдә юллары магистраленә әйләнә.
Җүчи олысында шәһәрләр структурасы рациональ булып, иҗтимагый-сәяси һәм сәүдә-икътисади таләпләргә буйсына. 40 – 50 км әйләнәсендәге түгәрәк сызуга (ягъни кәрванның бер көнлек уртача юлы), сәүдә юлында яңа торак урыны бар. Торак пунктлар чылбыры магистральләр буйлап шул рәвештә дәвам итә. Һәр торак урын – сәүдә һәм һөнәрчелек үзәге, төбәкнең үсеш ноктасы дия алабыз. Шул ук вакытта аларның һәрберсе Урда эчендә генә түгел, бәлки халыкара сәүдә магистралендә дә билгеле бер урын тота. Шәһәргә урынсайлаганда логистика мөһим роль уйный, бу бүгенге Идел буенда төбәк мәркәзләренең борынгы татар шәһәрләре урынында калуы белән дә дәлилләнә.
Урта Иделдә XIII гасырның беренче яртысы – XV йөз башындагы иң эре шәһәрләрнең берсе Болгар була. X гасыр башында барлыкка килгән бу шәһәр мөһим икътисади үзәккә әверелә. Әмма аның чын тарихы 1340 еллардан, көнбатыш походтан әйләнеп кайткан Бату хан аны үзенең Түбән Иделдәге туктау урыны итеп сайлаганнан соң башлана. Идел һәм Чулман кушылган бу урын стратегик әһәмияткә ия, чөнки империя формалаша башлаган вакытта илнең үзәген – Идел буен – һәм төньяк төбәкләрне күзәтеп тору өчен кулай була. Акрынлап нык үскән авыл хуҗалыгы, һөнәрчелек нигезендә шәһәр кешеләре монгол яулары афәтен кичеп чыга һәм төбәктә хуҗалык эшен җайга сала.
Биләрдә иртә. Рәс. Р. Г. Заһидуллин. 2016 ел
XIII йөз ахыры – XIV гасырларда Болгар шәһәре Ауропаның иң эре һәм бай шәһәрләренең берсенә әйләнә. Ул таш һәм кирпечтән төзелә, сарайлары һәм кәрван-сарайлары, мәчетләре һәм мунчалары әллә каян ялтырап тора. Урамнарга таш җәелгән була. Шәһәр суүткәргечләр һәм дренаж-су китү системалары белән тәэмин ителә. Элекке болгар традицияләрен дәвам иткән һөнәрчеләрнең күн эшләнмәләре, корал һәм бизәнү әйберләре бөтен дөньяга таныла. Елга һәм җир өсте юллары киселешендәге кулай географик урын Болгарны халыкара сәүдәнең товар алмашу ноктасына әйләндерә. Моннан тыш, шәһәр төрки һәм мөселман мәдәниятенең чәчәк аткан бер үзәге була. Дәшти-Кыпчакта XIII – XIV гасырларда күпсанлы шәһәрләр (хәзер аларның йөздән артыгы билгеле) төзелү – Урта гасырлар өчен шулай ук гаҗәеп күренеш. Югары катлам ихтыяҗларын канәгатьләндерү, сәүдә юлларын төзек тоту мәҗбүрияте XIII йөз ахыры – XIV гасырның беренче яртысында, монда идарә иткән ханнарның иң дәрәҗәле вакытында, икътисади һәм мәдәни күтәрелешкә гаять көчле импульс бирә. Хан хакимияте көчсезләнүгә, идарә шәһәрләрдән күчмән урдаларга күчә, алар сәяси һәм хәрби көчне үзләренә туплый.
Болгар шәһәре. Рәс. Р. Г. Заһидуллин. 2003 ел
Татар шәһәрләшү традицияләре XV – XVI йөзләрдә берничә үзәккә туплана. Болар, нигездә, татар ханлыкларының башкалалары – Казан, Кашлык, Әстерхан, Бакчасарай һ. б.
Илнең төньяк чикләренә якын һәм Иделдән Югары Чулманга хәрәкәт юлында урнашкан Казан XI йөз башыннан әһәмиятле сәүдә һәм хәрби-стратегик пункт булып хезмәт итә. Алтын Урда заманында ул киң мәйданнарны – Казансу елгасы буйларын («Казан арты») колачлый. Аның тирәсендә авыл һәм шәһәр үзәкләре булган эре җир эшкәртү зонасы хасил була.
Болгардагы Кызыл пулат. Рәс. К. Ә. Нәфыйков. 1993 ел
XV – XVI гасырларда Казан Кремль калкулыгының бөтен мәйданын диярлек биләп тора. Шәһәрнең ныгытылган мәйданы 40 гектарга җитә. Кальга эчендә хан сарае, ак таштан корылган мәчет, аның белән янәшә хан мазары урнашкан. Эчтә матур итеп бизәлгән гипс каберташлар, берсе эченә берсе утыртылган куш таш табутларда мәетләр мөселманча җирләнгән. Шушында ук агач һәм кирпеч утар корылмалары булган.
Казан ханлыгының башкаласы хакында Колшәриф мондый юллар язып калдырган:
Гаҗәеб бер җайы гыйшрәтдер җиһанда бу Казан шәһре,
Моның тик булмагай галәмдә, борадәр, әл-әман шәһре.
Казан тик шәһре мәгъмури, табылмас дөньяда һәргиз,
Казандин аш эчәдерләр ничаклы бу җиһан шәһре!
Бу шигъри образ Казан тирәсендә хуҗалык һәм мәдәни тормыш кайнап торган шәһәрләрнең һәм торак урыннарның тулы бер системасы булганлыкны дәлилли. Шундый ук урбанистик зоналар һәрбер татар ханлыгында булып, бигрәк тә Казан, Кырым һәм Касыймда югары үсешкә ирешә. Хәтта, утрак тормышлы халкы чагыштырмача аз Себер ханлыгында да, көньякта һәм эре шәһәрләр тирәсендә, утрак тормыш алып барган урыннар оеша.
Болгарда җәмигъ мәчет тәрәзәсенең реконструкциясе. XIV гасыр
Кара пулат. Болгар. XIV гасыр
XVI йөзнең икенче яртысындагы күпсанлы һөҗүмнәрдән һәм Явыз Иван (IV) тарафыннан басып алынганнан соң, Казан рус шәһәренә әйләнә. Җирле төрки-мөселманнарга шәһәр диварлары эченә урнашу тыела. Зур булмаган татар торак урыны Болак елгасы аръягындагы Кабан күле буенда сазлыкта хасил булып, Татар бистәсе дип атала.
Шәһәр катлавын юк итү һәм халыкны дәүләт чикләренә күчерү Идел-Урал буе төбәгендә авыл мәдәниятенең өстенлек алуына китерә. Нәтиҗә буларак – икътисади яктан нык үскән шәһәр культурасына һәм аксөякләр катламы өчен югары сыйфатлы әйберләр җитештерүгә ихтияҗ бетә, бу язмачылыкны, каллиграфияне, миниатюралар сәнгатен, зәркәнчелекне, кораллар ясауны оныттыра, монументаль архитектураны юкка чыгара. Мәдәният дини төс ала.
XVI гасырда кышкы Казан күренеше. Рәс. Ф. Г. Халиков. 1998 ел
Татар мәдәниятендәге шәһәр тормышы традицияләре Яңа заманга кергәч яңара. Екатерина II реформалары заманында Татар ратушасы ачылу. Казанның шәһәр бистәләрен үзәгендә татар җәмгыяте торган бер челтәргә терки. Әгәр, Россия хөкүмәте Казан ратушасын татарларны империянең сәяси һәм милли кырына интеграцияләү чарасы дип санаса, татар халкы аңа үз җәмгыяте эчендә берләшү һәм хакимият белән мөнәсәбәтләр урнаштыру мөмкинлеге итеп карый. Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, татарлар беренче тапкыр законлы рәвештә үзләренең Россия хакимияте белән хокукый һәм өлешчә сәяси мөнәсәбәтләрен җайга салу мөмкинлеген ала. Татар ратушасы эшчәнлегенә нисбәтле, Казанда XIX гасыр урталарына татар сәүдәгәрләре төрле вазифалар башкаруда тәҗрибә туплый. Идарә эше тәҗрибәсе татар җәмгыяте вәкилләренә 1906 – 1917 елларда Дәүләт Думасы эшендә катнашу вакытында ярап куя.
Казан урамнарында. Рәс. Р. Г. Заһидуллин. 1992 ел
Төбәктә сәнәгать-җитештерү тармагының үсеше шәһәрләрнең чәчәк атуына китерә. 1858 елга Казанда 61 мең кеше яши. 1890 елга фабрика-завод тибындагы 84 предприятие исәпләнә (күн эшкәртү, сабын кайнату, шәм ясау, тукыма туку һ. б.). Эре шәхси предприятиеләр арасында сәүдәгәр Крестовниковларның сабын кайнату (1855) һәм бертуган Алафузовларның туку (1860) эшен күрсәтергә кирәк. Иң зур дәүләти завод дары җитештерә. Татар сәүдәгәрләре туку һәм сабын кайнату эшендә, шулай ук ваклап сатуда, бигрәк тә шәрык товарлары, чәй белән сату итүдә алдынгылыкны тота.сәнәгать һәм сәүдә үсеше буенча Россия шәһәрләре арасында беренче бишлеккә керә. Шәһәр халкы 1897 елда 130 мең кешегә җитә, аларның 22% татарлар булып, күпчелеген шәһәр татарлары тәшкил итә. Уфада, Оренбургта, Әстерханда, Җаекта, Харбинда, Ирбиттә һ.б. җирләрдә татарларның яңадан-яңа шәһәр мәдәнияте үзәкләре хасил була.
Явыз Иван һәм митрополит Макарий Казан епархиясен оештыра. Елъязма. XVI гасыр
Тегермәннәр һәм Казансу аша керү юлы. Рәс. А. Дюран. 1849 ел
Борынгы һәм Урта гасырлардан алып шәһәрләр һәм шәһәрләшү, төрки-мөселман цивилизациясе барышын әйдәп, аның тарихына хәлиткеч йогынты ясый. Бер үк вакытта бу төрки-татар дәүләтләрен ныгыта һәм аларга дөнья диннәренең берсе – исламны кабул итәргә этәргеч бирә. Үз чиратында, дин Идел буе төрки-татарлары үсешенә зур йогынты ясый. Татарларда шәһәр мәдәнияте төрки-татар цивилизациясе үзәкләрен булдыруга катнаша.
Казан руханилар семинариясе һәм Кунак Йортының бер өлеше. Рәс. В. С. Турин. 1820 елларның ахыры
Бу мәдәниятнең үзенчәлекләре аның формалашуындагы иң мөһим ике факторда ачык чагыла: төрле төрки халыкларның һәм башка төбәкләр халыкларының иҗади тәҗрибәсен үзләштерү һәм файдалану; чәчәк аткан чорында мөселман мәдәниятенә кушылу. Бу мәдәниятнең барлык элементлары мең ярым ел дәвамында үсә барган бердәм урбанистик барыш хасил итеп, Идел буе төрки-татарларының дини һәм дөньяви мәдәнияте билгеләренә һәм символларына әверелә, бигрәк тә архитектурада һәм сәнгатьтә, язмачылыкта һәм әдәбиятта чагылыш таба. Шәһәр төрки-мөселман цивилизациясенең нәкъ менә шушы тирән традицияләре татар халкына мең еллык тарихында үз мәдәниятен сакларга, тупларга, үстерергә ярдәм итә.
Бертуган Крестовниковларның шәм-сабын кайнату заводы. XIX йөз ахыры
Н. В. Александровның сыра кайнату заводы. XX йөз башы
Алафузов фабрика һәм заводларының сәүдә-сәнәгать җәмгыяте. XIX йөз ахыры
Болак елгасы. XIX йөз ахыры