Үзебезчә киенәсе килә

Үзебезчә киенәсе килә

Игътибар иткәнегез бардыр: соңгы елларда милли кием чын-чын­лап модага керде. Сабантуй, башка берәр күләмле чарамы, хатын- кызлар башына калфак кия. Милли бизәкле сумка, алка, муенса кебек бизәнү әйберләре бүген бик күп гүзәл затларның тартмасын­да бар. Рәсми затлар арасында да милли колоритлы кием‑салым киючеләрне очратырга туры килгәли. Дөрес, һәрвакыт түгел, шулай да аерым чараларда шартын туры китерергә тырышалар.

Милли киемнәребезне дөнья аренасында димим, Россия күлә­мендә булса да танытып буламы? Моның өчен нәрсә кирәк? Баш­лангыч милли дизайнерлар белән очрашып, шул хакта сөйләштек.

«ДӘҮЛӘТ ЯРДӘМЕ КИРӘК»

Игътибар иткәнегез бардыр: соң­гы елларда милли кием чын-чын­лап модага керде. Сабантуй, башка берәр күләмле чарамы, хатын-кыз­лар башына калфак кия. Милли бизәкле сумка, алка, муенса кебек бизәнү әйберләре бүген бик күп гүзәл затларның тартмасында бар. Рәсми затлар арасында да милли колоритлы кием‑салым киючеләр­не очратырга туры килгәли. Дөрес, һәрвакыт түгел, шулай да аерым чараларда шартын туры китерергә тырышалар.

«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оеш­масы җитәкчесе Кадрия Идрисо­ва исә һәрвакыт милли киемнән йөри. Бу аңа тагын да затлылык өсти кебек. Гардеробында иллеләп калфак кына бар икән. Ул алар­ның күбесен үз кулы белән чигә. Күлмәкләрен исә махсус тектерә.

– Безгә үзебезчә, чын татарча киенергә кирәк, – ди Кадрия ха­ным. – Кызганыч, бүген күпче­лек хатын-кызлар милли йөзе­безне югалта бара. Төркия, Гарәп илләренә охшатып тегелгән озын күлмәкләргә өстенлек бирәләр. Ә бит татар кызлары гомергә күтәртмә якалы күлмәк кигән. Яулыгын артка бәйләп йөргән. Шуңа да бу юнәлештә эшләргә дә эшләргә әле.

Кадрия ханым татар күлмәклә­рен дә дөньяга танытып була дип саный. Тик аның өчен дәүләт ярдәме кирәк, дип исәпли.

– Чит төбәкләрдә, чит илләрдә дә еш булабыз. Минем өс-ба­шымны күреп: «Кадрия Рәисов­на, безнең дә сезнең кебек йөрисе килә», – диләр. Һәм бу бер сәяхәттә генә түгел, бөтен җирдә шулай. Ягъни милли күлмәкләргә, читек, кәвешләргә сорау бик зур. Бүген шушы өлкәне җайга салып, тегү фабрикасы оештыру – төп мәсьәлә. Әлбәттә, бу турыда уйлаучы­лар, хәтта бизнес-план төзегән кешеләр дә бар. Тик дәүләттән зур ярдәм булмаганда, коры ини­циатива белән генә булмый шул…

Казанда милли дизайнерлар­ны берничә уку йорты әзер­ли. Шуларның берсе – КФУның Лев Толстой исемендәге Фило­логия һәм мәдәниятара багла­нышлар институтының дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы. Әлеге уку йортын тәмамлаган егет-кызларның кайберләре бү­ген үз эшләрен ачкан, алар милли бизәкле камзул-күлмәк, калфаклар эшли. Дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы каршында «Tatar style» исемле декоратив-гамәли сәнгать һәм дизайн иҗат остаханәсе эшли. Аның җитәкчесе – Россия дизай­нерлар берлеге әгъзасы, мөгал­лимә Рада Инсаф кызы Сәлахова. Тормыш иптәше Расыйх Фарук улы Сәлахов та биредә укыта, алар – чын мәгънәсендә иҗади гаилә. Бүген гаилә бизнесы булды­ру юнәлешендә эшлиләр: Кукмара итекләренә милли бизәкләр тегеп, сатуга чыгаралар.

Рада ханым белән «Tatar style» остаханәсе һәм милли киемнәре­без турында сөйләштек.

– Татарның милли киемнәрен күпләр һаман да чабата, яулык белән алъяпкыч итеп кенә күз ал­дына китерә. Ә бит халкыбызның милли мәдәни мирасы заманча аһәңнәр белән баетылган киемнәр, күн мозаика эшләре, үргән челтәр изүләр белән дә бай ич. Мәсәлән, Нырты челтәрчеләре тарихта гына калган. Безнең студентлар әнә шул тарихны торгызырга алынды…

Рада ханым студентлар белән төрле коллекцияләр булдыр­ган. Кызлар аларны киеп төрле кичәләрдә чыгыш ясыйлар ди. Бөтен җирдә сокланып калалар икән үзләренә!

– Милли юнәлештә эшләү­че дизайнерларның, һичшик­сез, киләчәге бар, – ди Рада ха­ным. – Моны студентлар да аң­лый. Гел яңа идеялар белән янып яшиләр. Киләчәктә дәүләт тара­фыннан бу юнәлеш үстерелсә, бер дигән кадрларыбыз бар…

«БАЕП БУЛМЫЙ»

Өендә милли бизәкле кием, бизәнү әйберләре ясап сатучылар­ның төгәл санын әйтү авыр. Рәсми рәвештә теркәлү узмагач, аларны каян беләсең? Шулай да милли стильдә башлап иҗат итүче ди­зайнерлар саны меңгә туларга мөмкин, дип фаразлыйлар. Арада шактый танылганнары да бар. Шу­ларның берсе – Алсу Мусавирова. Ул нигездә күннән бизәкле бук­ча, янчык, бизәнү кебек әйберләр эшли. Алсу мәгълүм табышмактагы кебек: «Ура, суга, җилгәрә, үзе төяп җибәрә». Башта теге яки бу модель­не уйлап таба, аннан аны кәгазьгә төшерә. Шуннан күнгә сыза, кисә, тегә… Һәм әзер эшләнмәләрне та­рату, сату белән дә шөгыльләнә: фонга туры китереп, зәвыклы итеп фотога төшерә. Иң соңгы эше – Интернеттагы шәхси аккаунтына урнаштыру. Әлбәттә, боларның барысына да кеше яллап, «бизнес» белән зурлап шөгыльләнергә дә була. Тик… әлегә бу Алсу өчен хыял гына. Җәелеп эшләргә, бе­ренчедән, урын кирәк. Аның өчен арендага аерым бина булуы шарт. Ә бу өстәмә чыгым дигән сүз. Шуңа күрә бүген аның Казандагы фатиры остаханә дә, сәүдә үзәге дә. (Мин килгәндә Алсу аш бүлмәсендә кап­тырмалар ясый иде).

– Яшерен-батырын түгел, яшь ди­зайнерга җиңел түгел, – диде ул.

Алсу үзе ясаган эшләнмәләрне аш өстәленә тезеп салды. Букча­ларның бәясе 5 мең сум тора, ал­калар – 1500 сум.

– Гади сатып алучы өчен бик ар­зан түгел икән, – дим.

– Алар барысы да чын күннән эшләнгән, Италиядән заказ белән кайтартам, шуңа кыйммәт, – ди яшь оста.

– Ә бәлки, чын күн урынына арзанлы чимал кулланырсың? Клиентларың күбәер иде, – дигән булам.

– Милли бизәкле букча, янчык, бизәнү әйберләре гомер-гомергә чын күннән эшләнгән. Ясалма күн яки арзанлы чимал куллан­саң, сыйфат икенче чыга. Шуңа күрә үзебездә эшләнгән күннән андый әйберләр ясамыйм. Дөре­сен генә әйткәндә, мондый юнә­лештә эш башлармын дип башы­ма да китерми идем. Кечкенәдән рәсем ясарга яраттым. Мәктәпне бетергәч, Н.И. Фешин исемендәге Казан Сынлы сәнгать училищесына укырга кердем. Аннан соң Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать университетының Казан филиа­лын тәмамладым. Беренче алканы үзем өчен ясадым. Миннән күреп дус кызларым да шундый алка ясап бирүне сорады. Алардан күреп баш­калар заказ бирде. Кыскасы, «чы­быксыз телефон» яхшы эшли булып чыкты. Тора‑бара милли бизәкле муенсалар да ясый башладым. Ан­нан калфак эшләдем, шуннан акча янчыгы, клатч һ.б.

Алсу, башка яшь дизайнерлар кебек, «Печән базары», Сабан­туй кебек милли чараларда ак­тив катнаша. Андый җирләрдә кул эшләнмәләрен сатып алучылар күп була икән.

– Әлбәттә, үз кибетләремне булдыру турында хыялланам, – диде яшь дизайнер. – Тик бу әлегә хыял гына. Ничек кенә булмасын, мин бер урында таптанмыйм. Ел саен яңа коллекция уйлап чы­гарам. Даими сатып алучыларым­ның сүзенә дә колак салам. Бу ми­нем өчен эш кенә түгел, ә күңелгә рәхәтлек, җанга ләззәт бирә торган шөгыль дә…

КАЗАННЫҢ ҮЗ СӨЛГЕСЕ БАР

Милли кием-салым, букча, бизә­нү әйберләре эшләүче дизайнер­ларны барларга, алар белән арала­шырга тотынгач, «Казан сөлгесе» искә төште. Әлеге бренд исеме күпләргә таныштыр. Проектның җитәкчесе – Гөлнара Нурмөхәммә­това. Гөлнараның эшкуар ханыма әйләнүе һәммәбезнең дә күз ал­дында булды. «Татарстан» радио­сында эшләп, декрет ялына киткәч, яшь ана социаль челтәрләргә чигү­ле сөлгеләр куя башлады. Һәм «Ка­зан сөлгесе» исеме астында үзенең брендын да булдырды. Бу бренд тиз арада популярлык яулады.

Бер карасаң, чигүле яулык, сөл­геләр безнең халык өчен яңалык түгел. Кадерле ядкарь булып, әбиләр сандыгында сакланган ул әйберләрне яңартып, Гөлнара Америка ачмаган. Бары халыкка нәрсә кирәклекне тоемлап, вакы­тында эшкә тотынган.

– Мәктәптә укыганда, Сабан­туй бәйрәме алдыннан ярыша­‑ярыша кулъяулык чигә идек бит, – дип «акланды» Гөлнара. – Шулай булгач, белгән һөнәремне яңарттым гына. Авылларда бүген дә чигү чиккән хатын-кызлар бар. Милли бизәкле киемнәр, заманча эшләнгән калфаклар, түбәтәйләр безнең халык өчен яңалык түгел. Ә өйдә кулланыла торган көнкүреш әйберләре сирәк. Шуны уйладым да: «Нишләп әле үзебезнең мил­ли үзенчәлегебезне күрсәтмәскә? Аш бүлмәсендә – милли тастымал­лар, юыну бүлмәсендә – милли сөл­геләр, йокы бүлмәсендә урын‑җир комплектлары булмаска тиеш?» – дидем.

Гөлнара дөрес фикер йөрткән: көнкүрештә кулланыла торган милли бизәкле әйберләргә сорау зур булып чыга. Тормыш иптәше Азат та бу ниятне хуплый – эшнебергә алып баралар. (Азат – про­фессиональ көрәшче, спорт ос­тасы.) Һаман эзләнүдә алар – әле менә милли бизәкле көрәш костюмнары тегәләр.

Гөлнара шәхси эшмәкәр булып теркәлгән, ягъни салымнарны түләп, барысын да рәсми эшли. Тик Гөлнара кебекләр республи­када күп түгел. Ни өчен дигәндә, бүген милли дизайнерларның кү­бесе теркәлми генә эшли, чөнки аларның әле эшләре тотрыклы тү­гел, бүген бар, иртәгә юк дигәндәй.

– Мин дә башта шәхси эшмәкәр булып теркәлми генә эшлә­дем,-диде. – Эшләр җайланып, ярдәмгә кешеләр алып, җәелеп эшли башлагач, күмәртәле заказ­лар барлыкка килде. Ягъни төрле оешмалар заказ бирә башлады. Ә алар бары документ буенча – шәхси эшмәкәрләр белән генә эшли. Шуңа күрә, телимме-юкмы, теркәлергә туры килде. Тик мин зарланмыйм, Аллага шөкер, ты­рышсаң, эшне алып барып була. «Салым түлә дә тыныч йокла!» – дигән сүзнең чын мәгънәсен аңладым хәзер.

Гөлнара сөлге, тастымалларга, урын‑җир комплектларына рә­семнәрне компьютер ярдәмендә ясый. Ләкин һәр бизәкне үзе уй­лап таба. Шуннан программаны чигә торган машина өчен көй­лиләр. Һәм машина чигеп бирә. Моның өчен аерым кешеләре бар. Тукымаларның сыйфаты югары, Россиядә эшләнгән чын киҗе-ма­мыкны гына сатып ала. Бәяләргә килгәндә, сөлге-тастымаллар 300 сумнан 1 мең сумга кадәр, урын‑җир комплектлары 3 мең сумнан 5 меңгә кадәр.

– Киләчәктә әбиләребездән килгән бизәкләрне яңартып эшли­сем килә, – диде Гөлнара. – Аларга үсемлек, чәчәк бизәкләре мулдан төшерелгән бит.

– Гөлнара, эшләр болай җайлыга киткәч, журналистиканы ташлар­сыңмы икән? – дим.

– Әлегә белмим, журналисти­ка минем өчен бик якын. Ләкин «Казан сөлгесе» проекты да балам кебек кадерле. Ул да бит – иҗат. Әлбәттә, декрет ялында тик утыр­ганчы дип кенә алынган идем… Хәзер инде кереп чумдым. Иртә белән заказны илтергә, тукыма­ларны алып кайтырга, кешеләр белән очрашырга кирәк. Шул ара­да Интернет, телефон аркылы са­тып алучылар белән аралашам. Бер сәгатькә дә контрольне югал­тырга ярамый, эшкуарлык шулай икән ул…

Гөлнара эшенә тагын да ныграк «кереп чумарга» җыена – ТР Икъ­тисад министрлыгыннан эш баш­лаучы эшкуарларга бирелә торган грант алып, эшен тагын да киңрәк җәелдерергә уйлый.

…Сүз башында татар милли киемнәрен Россия күләмендә чы­гару мөмкинме дигән идем бит. Әйе, мөмкин. Миңа калса, моның өчен иганәчеләр, эшкуарларны тартырга кирәк. Ә нәрсә, сорау бар, бары тик эшне системага кертеп, (әлбәттә, эш иң беренче акчага кайтып кала) бизнес-план төзеп эшләтеп җибәрергә генә кирәк. Милли кием, бизәнү әй­берләренә Татарстанда гына түгел, ә Россиянең башка шәһәрләрендә дә ихтыяҗ зур. Шул ук Казанда эшләүче дизайнерлар да әйтеп тора: кул эшләнмәләрен Интернет аша чит илләргә дә еш соратып алалар.

Милли киемнәребез модага кер­де, монысы – бәхәссез. Әлбәттә, әлегә бу күренеш татарлар ара­сында гына күзгә ташлана, әмма тора-бара, бәлки, кызыгып ки­теп, башка халыклар да безнең милли бизәкле алка, чүәкләрне киеп йөри башларлар? Ә нәрсә, кызыгырлык бит!

ФАКТЛАР

Татар чигү сәнгатенең чәчәк аткан чоры XVIII–XIX гасырларга туры килә. Ул чорда алтын җеп белән чигү дә модада булган. Совет власте елларында алтын җеп белән чигү әкренләп юкка чыга.

Чигүне ике төргә бүлеп йөрткәннәр: шәһәрчә һәм авылча. Шәһәр чигүенә Көнбатыш модасы йогынты ясаган. Халык чигеше (авылча) элеккеге традицияләрне, йолаларны күбрәк саклап калган. Авылларда кыз бала­ларны 5 яшьтән кул эшләренә – эрләргә, тукырга, чигәргә, бәйләргә өйрәткәннәр. Унбиш яшькә җиткән кыз бала үзенә бизәкләп чигеп эшләнгән бирнә хәзерләгән.

Чигү үрнәкләрен Азия, Европа, Американың борынгы цивилизациясе һәйкәлләрендә очратырга мөмкин.

Сораштыру