Билетсыз йөрүчеләр Казан трамваена нинди зыян китергән

Шәһәр трамвай идарәсе җирле хакимиятләргә бушлай трамвайда йөрү хокукыннан файланучы ташламалы категория гражданнары санын кыскарту таләбе белән мөрәҗәгать итә.

Шәһәр трамвай идарәсе җирле хакимиятләргә бушлай трамвайда йөрү хокукыннан файланучы ташламалы категория гражданнары санын кыскарту таләбе белән мөрәҗәгать итә.

1928 елның февралендә Казан трамвайчылары җирле хакимиятне ташламаларга ия булган кешеләр белән кискен көрәшкә чакыра, аларны үзләренең дошманнары дип тә игълан итә хәтта. Трамвай идарәсе мәгълүматларына караганда, традицион рәвештә билетсыз йөрергә тиешлеләрдән (республика үзәк башкарма комитеты әгъзалары, милиция хезмәткәрләре, җинаять эшләрен тикшерүчеләр, ГПУ, янгын сүндерүчеләр һәм инвалидлар) тыш, ташламалы категориягә төрле конференцияләр делегатлары, су басулар белән көрәшү комиссиясе әгъзалары, төрле түгәрәкләргә кертемнәр җыючылар, гомумшәһәр җыеннарында катнашучылар, шәһәр советына кандидатлар, партактив курслары курсантлары һәм башка бик күпләр кергән.

Трамвайчылар исәпләве буенча, ул вакытта Казанда көненә 2000гә якын бушлай йөрүче пассажир исәпләнә. Алар вагоннарда кешеләр санын арттыралар һәм көтелгән керемнәрнең югалуына китерәләр. 

Фото чыганагы: pastvu.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
78
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру