Чистайда чиста инглиз бэконы ясау хыялы

Чистайда чиста инглиз бэконы ясау хыялы

Татарстан игенчелек  халык комиссариаты Чулман ярында урнашкан шәһәрдә бэкон - аристократлар өчен традицион ризык җитештерү фабрикасын төзү турындагы тәкъдим белән чыга.

1930 елның февралендә наркомат, бэкон фабрикасының Чистайда төзелергә тиешлеген раслап, үзәккә ныклы дәлилләр юллый. Беренчедән, Чистай кантоны традицион дуңгызчылык ягы санала. Икенчедән, дип белдерәләр кызыл түрәләр, монда җирле дуңгыз токымын яхшырту юнәлешендә эш бара, аны атаклы туганы – ак инглиз токымы белән кушылдыралар. Кантонда эшли торган  «өч үрчетү урыны һәм 18 дуңгыз каплату пункты», әйтергә кирәк, гарантия булып тора.  «Аксөяк» дуңгызларны йорт дуңгызлары белән кушу   нәтиҗәсендә тәмле ит бирергә тиешле «зыялы» нәсел барлыкка киләчәк. 1930 ел ахырына кадәр,  дип вәгъдә итә наркомат, бэкон фабрикасы  радиусында  55 мең баш дуңгыз асралачак. Дөрес, бэкон җитештерү өчен дүрт айдан бер яшькәчә булган яшь маллар гына таләп ителә.  Шулай да район  фабриканы 50 мең башка якын яшь дуңгыз белән тәэмин итеп тора алачак.

Ә Мәскәү нәрсә ди соң? Күрәсең, беркем дә  бэконга каршы килмәгән, гәрчә татарныкы булса да. Мәскәүдәге Татарстан вәкиллегеннән хәбәр килә: үтенеч язуы үзәктән принципиаль ризалык алды.  Әмма  нәтиҗәдә Чистайда пролетарийлар өчен иртәнге ашка инглиз бэконын күпләп җитештерү идеясе каядыр тарих чоңгылларына  кереп югала...

Р.S.  Илле ел үткәннән соң, Чистай бэконына кагылышлы тарих көтмәгәндә үзенең дәвамын таба. «Цзин Фэн» Кытай компаниясе  Чистайдагы АСИҮТ (алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе)  резиденты булып теркәлә. Ул биредә Көньяк-Көнчыгыш илләре өчен деликатеслар әзерләү цехы ачарга ниятли. Моның өчен бездә ихтыяҗ булмаган субпродуктлар чимал итеп алыначак. Инглиз бэконы түгел, әлбәттә, әмма монысы да начар түгел. Ә иң мөһиме – файдалы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
104
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру