«Исән калганнарның барысы да, хәзер сездә, иптәш полковник…»

1927 елның августы. РККАның кавалерия полкына яңа кеше килә – укымаган рядовой солдат Сафиуллин. 16 ел үтүгә комдив Сафиуллин Сталинград янында әсирллеккә немецларның беренче генералын әсирлеккә ала...

Арчаның Иске Кишет авылыннан ятим һәм элекке сукбай... – армия аңа шанс бирә һәм ул аннан файдалана. Сугыш башланганда Гани Сафиуллин пол командиры була инде. Аннан соң Смоленск, Бөек Лука янында алышлар, чигенү әчесе... 1941 елның 24 ноябрендә Калинин фронтында беренче уңыш: полк төнлә белән кинәт кенә һөҗүм генә ташланып, авылга килеп утырган немецларны тар-мар итә.

Төнге һөҗүмнәр Сафиуллинга хас алымга әйләнә. Ул командирлык иткән полк, аннан соң дивизия әлеге маневрны осталарча куллана, һәр һөҗүм дошманның таркау вакытына туры килә – немецлар “кагыйдәләрсез”, йокламыйча сугышырга ияләшмәгән шул...

Сталинград сугышы Сафиуллинның укчылар дивизиясе өчен чыдамлыкка сынау була. Шулай килеп чыга, 1942 елның 20 августында алҗыган, югалтулар кичергән дивизияне ял иттерергә һәм тулыландырырга дип, алгы сызыктан алалар. Ләкин 5 көн узуга аның полкларына сугышка керергә туры килә – немецларның алгы частьлары Дон аша кичеп чыга.

Аннан соң Сталинградка терәлеп торган җирләрдә өч ай дәвамында туктаусыз сугышлар булы. Өч ай буена 19 ноябрьгә кадәр оборонада, аннан соң немецларның боҗрада калган төркеменә контрһөҗүм башлана. Сугыша-сугыша дистәләрчә чакрымнар үтеп, гыйнварда сафиуллинчылар немецларны Сталинград хәрабәләрендә тар-мар итә. Соңыннан санап чыгаралар: Иделдә сугышкан вакытта дивизия дошманның 8 меңнән артыграк солдатын һәм офицерын әсирлеккә ала, 102 сугыш коралын, 2000 автомашинасын, 18 самолетын кулга төшерә. Әсирләр арасында генерал Мориц фон Дреббер да була – Сталинградта әсирлеккә төшкән беренче генерал.

Бу турыда 1943 елның 1 февраль санында “Правда” газетасы сөйли:

«Парламентёрлар  аларның генераллары бөтен штабы белән советларның ультиматумын кабул итәргә әзер дип, рус полковнигына тапшыруларын сорый.

- Ниһаять, аңладылар, - ди полковник. Парламентерлардан сорагыз!

Блиндажга озын буйлы, ябык гәүдәле лейтенант керә. Ул болай дип хәбәр итә: 297 нче дивизия командиры генерал Мориц фон Дреббер җиңүче алдында коралын ташлавы турында хәбәр итә һәм аның дивизиясенә әсирлеккә бирелү өчен урын күрсәтүләрен сорый...

Полковник сәгатенә карый: төн уртасы күптән узган. Ул үзенең солдатларына сөйләшүләр вакытында утны туктатып торырга боера һәм немецларның генералының штабы белән бергә килеп җитүен көтә. Полковник бу дивизияне яхшы белә, аның офицерларының фамилияләрен, аларның сугышчан  мөмкинекләрен белә. Җәй көне сугыш кырында ул 297 нче белән Чугуево янында, ә узган көздә Цыбенко һәм Алексеевка хуторлары янында очрашкан иде.

Полковникның команда пунктына генерал Мориц фон Дреббер штабы белән  килеп кергәндә, төнге ике җитеп килгән була. Генералдан:

- Сезнең полкларыгыз, солдатларыгыз кайда? – дип сорыйлар. Ул көлемсерәп:

- Миңа сөйләргәме соң инде бу турыда?! Полкларым кайдамы? Исән калганнарның барысы да хәзер сездә, иптәш полковник. Мин солдатларга коралларын кулдан төшерергә дип боердым. Ләкин алар моны күпкә алданрак эшләделәр.

Немец  генералы яңа хәленә тиз ияләшә булса кирәк. Ул сүзчән булып чыга, хәтта кәефе дә яхшы кебек. Ул полковниктан: “Сезгә ничә яшь?” – дип сорый.

- Утыз биш.

- Үзе яшь кенә, ә үзе чал чәчле немец генералын әсирлеккә алырга да өлгергән. Мин Сталинград  янында әсирлеккә төшкән беренче генерал.

- Русларга әсирлеккә төшкән беренче немец генералы, - дип кабатлый полковник. – Ләкин соңгысы булмас дип ышанам.

 «Яшь рус полковнигы» Гани Сафиуллин Сталинградтан соң генерал-майор исеме ала, корпус белән командалык итәчәк. Ул 1943 елның көзендә Днепр аша чыкканда, үзен уңай яктан күрсәтәчәк. Сафиуллин һәм аның корпусыннан 72 офицер һәм солдат Советлар Союзы Герое булачак.

Аннан соң Румыния, Венгрия, Чехословакия, Җиңүдән соң – Япония белән сугыш.

Р.S. 1949 елның апрелендә 38 нче гвардия һава-десант корпусының командир урынбасары генерал-лейтенант Гани Сафиуллинны вазифасыннан азат итеп, хөкемгә тартачаклар – Тула гарнизонының офицерлар йорты залында хәрби трибунал утырышында “партиягә каршы”  ясаган чыгышы өчен: фронтовик дезертирлыкта гаепләнгән солдатны якламакчы булган...

Досье:

Гани Бекин улы Сафиуллин. Генерал-лейтенант. Советлар Союзы Герое. 2 Ленин орлены, 3 Кызыл Байрак ордены, 2 Суворов исемендәге 2 нче дәрәҗә орден, 2 Кутузов исемендәге 2 нче дәрәҗә ордены, Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән. Казанда аның исемендәге урам бар. ТАССРның башкаласында яшәгән. Казанның Арча зиратына җирләнгән.

Фото: wikipedia.org, nk-online.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
101
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру