Канатлы барс җитлегү чорына керде

Егерме сигез ел элек бу көнне, ягъни 1992 елның 7 февралендә, Татарстан Республикасы бүгенге атамасына һәм гербына* ия булды. Гербта кояш нурлары фонында канатлы барс сурәтләнгән иде.

Гербның һәр детале геральдиканың катгый законнарына ярашлы рәвештә төгәл мәгънәви асылга ия булырлык итеп ясала. Мәсәлән, гербның үзәк образы  - канатлы барс – борынгы заманнарда уңдырышлылык алласы, балаларны яклаучы саналган. Татарстан Республикасы гербындагы канатлы барс - республика халкының, аның гражданнарының яклаучысы. Гербтагы кызыл кояш уңай фалны, уңыш, бәхет, яшәешне аңлата. Барсның сул янындагы түгәрәк калкан республика гражданнарының хокукый, икътисадый, көч ягыннан якланганлыгын гәүдәләндерә. Җөп сандагы таҗлары булган кашкарый чәчәге тормышның мәңгелек  чыганагын, озын гомерне, озак яшәү теләген символлаштыра.

Барсның өскә күтәрелгән уң аягы – югары хакимиятнең бөеклегенә басым ясаучы традицион геральдик ишарә. Бу шулай ук эшне уң аяктан башлауны, Татарстанның яңарыш юлыннан атлавын да аңлата. Хәтта канатлы барс койрыгының торышында да аерым бер мәгънә яшеренгән – ул күтәренке кәефне, дустанә мөнәсәбәтләрне аңлата.

Гербта сурәтләнгән популяр татар үсемлек орнаменты һәм лалә чәчәге язгы табигатьнең уянуын һәм Татарстанның яңарышын гәүдәләндерә. Өч алтын боҗра гербны өч катлап ураган. Моңа бердәмлек, чиксезлек һәм иң югары камиллек идеясе салынган.

Татарстан Республикасы Дәүләт гербының авторлары  - филология фәннәре докторы Назыйм Ханзафаров (идеясе) һәм рәссам-монументалист Риф Фәхретдинов (башкаручы).

Сүз уңаеннан, яңа гына төзелгән Татар республикасы өчен гербның беренче вариантын 1920 елда Бакый Урманче тәкъдим итә, әмма проект кабул ителми. Алты ел үткәннән соң ясалган герб проекты да расланмый. Нәтиҗәдә үзенең беренче рәсми гербын ТАССР  1937 елда гына кабул итә. 1981 елның 1 июнендә аны яңа гербка алыштыралар, һәм соңгысы СССР таркалганчы республиканың рәсми геральдик символы булып тора.    

Татарстан Республикасы Югары Советының 1992 елның 7 февралендәге Карары белән расланган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
79
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру