«Күктау»ның Сочи биеклеге

Татарстанда төшерелгән фильм Сочида уздырыла торган «Кинотавр» XVI ачык Россия кинофестивале призына лаек була.

Кышкы театрда 2005 елның 11 июнендә оештырылган бүләкләү тантанасында  «Күктау» фильмын иҗат итүчеләр иң яхшы продюсерлык проекты өчен бүләкләнә. Лентаның продюсеры Светлана Бохараева, призны алганда, әлеге приз Казанда кинематографиянең үсешенә этәргеч булсын иде дигән теләген белдерә.

«Күктау» — советлардан соңгы чорда Татарстан кинематографының татар телендә төшерелгән беренче тулы метражлы уен лентасы. Сюжет катлаулы түгел: бала чагыннан ук инвалид Булат исемле ятим малай тиздән АКШка китәргә тиеш. Анда аны Америка гаиләсе көтә, дәвалану мөмкинлеге дә бар. Ләкин Булатның океан аръягына китәсе килми. Ул үзенең әнисен, хыялындагы Күктау авылында көткән әнисен табу турында хыяллана. Малайга Кәрим исемле ялгыз ир-ат ярдәм итәргә алына, ул үзе дә берничә ел элек гаиләсен югалткан була...

Фильмның режиссеры - Илдар Ягъфәров, ә рольләрне Казан театрлары артистлары башкара.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
122
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру