Үлгән урыны: Берлин, 1945 нче ел

Автоматчылар отделениесе командиры 22 яшьлек  Касыйм Хайсаровның  Берлинерштрассе өчен сугышта һәлак булуы турындагы язуны 1945 елның 6 маенда тутыралар. Җиңү көнендә туганнары өчен ул әле исән була, чөнки “кара язу” Татарстанның Чүпрәле районына 31 майда гына килеп җитә…

Иске Чокалы егете Касыйм Хайсаров - сугышның соңгы көннәрендә һәлак булган ике йөздән артык татарстанлының берсе. Аларның фамилияләре Рейхстаг диварларында  – кайтарып булмаслык югалтулар исемлегендә. Һәм немец башкаласындагы туганнар каберлегендә.  Танк бригадасы сержанты, 1945 елның 1 маенда һәлак булган Касыйм Хайсаровны  Берлинерштрассе һәм Рихард чатындагы Шарлоттенбург тирәсендә (хәбәрдә шулай язылган – ред.иск.) күмәләр.

Казанлы өлкән сержант Василий Зубрицкий, 124 нче миномет полкы йөртүчесе, Берлин гарнизоны капитуляциясенә берничә сәгать кала, 2 майда һәлак була, аның белән полкташлары Блюнкенфельдштрасседа хушлашалар. 

Шул ук көнне немец башкаласы урамында барган соңгы сугышында кызылармияче Николай Костин мәңгелеккә күзләрен йома. Полк командиры һәм штаб начальнигы  Зәй райвоенкоматына мондый хәбәр юллыйлар: «Татарстан АССР, Зәй районы Иске Тәкмәк а/с, Тәкмәк авылында яшәүче гражданка Костина Анастасия Клементьевнага аның улы - радист, рядовой Костин Николай Григорьевичның социалистик Ватан өчен сугышта, хәрби антына тугры калып, батырлык һәм кыюлык күрсәтеп, 1945 елның 2 маенда һәлак булуы турындагы хәбәрне җиткерүегезне сорыйбыз. Хәрби хөрмәт билгеләре күрсәтелеп, Берлин шәһәрендә (Ликтенберг) күмелде. Коорд. Х=21300 У=96600». 

25 яшьлек гвардия сержанты, авыр танк бригадасы  разведротасы пулеметчысы Муллагали Йосыповны (Иске Абдул авылы егете (хәзер  Тукай районында)) да шул ук көнне Берлин шәһәренең төньягында күмәләр… 

Алар бик төрле, сугышның соңгы көннәрендә һәлак булган бу солдатлар. Әле 1940 нчы елда ук армия сафларына чакырылып, Бөек Ватан сугышының беренче елларында җиңелүләрнең, артка чигенүләрнең әчесен-төчесен татыган Муллагали Йосыпов һәм 1942 елда беренче мәртәбә сугышка кергән Касыйм Хайсаров. Күпме ут-су кичкән 43 яшьлек йөртүче Василий Зубрицкий  һәм әле сугышчан тәҗрибә дә тупларга өлгермәгән 18 яшьлек Николай Костин...
Сугышның соңгы көннәрендә кайтарып булмый торган югалтулар исемлеген арттырган дүрт фамилия. Яу кырыннан әйләнеп кайтырга насыйп булмаган 350 меңләп татарстанлының дүртесе...  

Фото: waralbum.ru


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
181
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру