«Миллениум»ны ныклыкка сынадылар

Ретро-автомобильләр колоннасы һәм йөк төялгән йөз «КАМАЗ» беренче тапкыр Казансуның ике ярын тоташтырган яңа «Миллениум» күпере буенча үтте.

«Миллениум»ның  беренче чиратын 2005 елның 29 июлендә  эксплуатациягә тапшырдылар. Тантана коеп яңгыр яуган вакытка туры килсә дә, һава шартлары катнашучыларның кәефен берничек тә кыра алмады. Казансу аша сузылган яңа күпер, башка күперләрнең йөкләнешен бик күпкә киметеп, юллардагы бөкеләрне юкка чыгарды. «Миллениум»ны ачканда, Татарстан  Президенты Минтимер Шәймиев, алга таба да башкала һәм республикадагы юллар челтәрен үстерергә, җир асты кичүләрен, җәяүлеләр өчен  җир өсте юлларын һәм һава транспортын арттырырга вәгъдә итте.

Шул ук көнне Казанда киң күләм реконструкциядән соң шәһәр яны вокзалын да кулланышка тапшырдылар. Белгечләр фикеренчә, монда башкарылган эш күләмен зурлыгы буенча яңа вокзал төзелеше белән чагыштырып булыр иде. Шуңа да карамастан, реконструкция рекордлы кыска срокларда – бер елдан да кимрәк вакыт эчендә башкарылды. Инвестицияләр 143 миллион сумны тәшкил итте.

Ә Казан елга портында 2005 елның 29 июлендә заманча пассажир причаллары эшли башлады, аларның төзелешенә 140 миллион сум китә. Биредә иң зур елга суднолары да туктала ала башлады. Өч палубалы теплоход «Фредерик Жолио-Кюри» һәм «Герой Михаил Девятаев» «Метеоры», беренчеләрдән булып, яңа причалдан сәфәргә киттеләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
83
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру