Дөньяның иң биек бинасы Татарстан флагы төсләрендә балкый

ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә Дубайдагы 828 метр биеклектәге  Бурдж-Хәлифә бинасы вакытлыча үзенең тышкы кыяфәтен алыштырды.

Формасы буенча гаять зур сталагмитны хәтерләткән 163 катлы бина кич белән яшел-ак-кызыл төсләрдә балкый башлый. Дөньяда иң биек бина саналган  Бурдж-Хәлифә Дубайдагы ТРның Вәкиллеге инициативасы белән Татарстанның  дәүләт флагы төсләренә керде. Әлеге эшнең бинаны тиешле төсләргә кертеп яктырту кебек техник өлешен  Emaar компаниясе башкарып чыкты. Бик матур, җете, үзенчәлекле килеп чыкты.

Фото: instagram.com/tatarstandubai  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
156
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру