Иннополиста егылып төшүләргә чыдам пилотсыз аппарат уйлап тапканнар

Апппарат биналарга һәм үтеп керү авыр булган объектларга инспекция үткәрү һәм аларны картага төшерүдә куллану  өчен уйлап табылган.

Tensodrone пилотсыз аппаратын Иннополс Университеты базасында Милли технологик инициативалар Компетенцияләр үзәгенең  «Робот техникасы  һәм мехатроника компонентлары технологиясе» юнәлеше буенча эшләүче белгечләр уйлап тапкан. 

Дрон егерме метрлы биеклектән егылып төшкәндә дә эшләргә сәләтле булып кала. Аның кендек һәм арканнардан торган конструкциясе нигезендә  винтлы күперләр салуда кулланыла торган  кысылу һәм тартылу технологиясе  (тенсегрити)  ята. Робот каркаслы конструкция кебек күренә. Моторлар, камералар, контроллерлар һәм башка элементлар   тенсегрити-структураның төрле өлешләренә урнаштырылган. Элементларны урнаштыру схемасы таләп ителгәндә үзгәртелә ала.

Прототип карбоннан, кевлар җепләрдән, махсус  пружиналардан эшләнгән. Детальләрнең кайберләре  карбон порошоктан һәм йомшак пластиктан  3D-басма методы белән ясалган. Нәкъ менә шушы материаллар дронның ныклыгын тәэмин итә.

Пилотсыз аппаратны биналарны, шулай ук кеше өчен үтеп керү авыр булган мохитләрне  инспекцияләү һәм картага төшерүдә кулланырга була. 

Хәзер дронны уйлап табучылар яңа опция – очыш вакытында аппаратның геометриясен үзгәртү мөмкинлеген эшләү белән шөгыльләнәләр.

Уйлап табучылар фикеренчә, дронның базар бәясе 1,5 млн сум тирәсе, моңа идарә итү пульты да, югары сыйфатлы видеокамера бәясе дә кергән. Алар дөнья базарында мондый төр аппаратларның бәясе уртача алганда 3 млн сумнан артык, дип билгеләп үтәләр.

Фото: instagram.com/innopolisu
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
104
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру