«МойТатарстан» фотомарафонында җиңүче квадрокоптер алачак

Фотомарафонда катнашу өчен  «ВКонтакте» яисә «Инстаграм» социаль челтәрләрендә аккаунтың булу таләп ителә.

«МойТатарстан» фотомарафонының максаты – кулланучыларга социаль челтәрләр өчен сыйфатлы контент булдырырга ярдәм итү (фотографияләр, видеороликлар). Фотомарафон #ПрекрасныйТатарстан блогтуры проектының дәвамы булып тора. Әлеге проектта блогерлар Татарстанның матур урыннарын ачалар, үзләренең социаль челтәрләрендә фотографияләре һәм видеолары белән уртаклашалар.

Хәзерге вакытта  #ПрекрасныйТатарстан хештегы астында  1600 фотография урнаштырылган,  1000нән артык катнашучы теркәлгән. Фотомарафонда катнашу өчен  «ВКонтакте» яисә «Инстаграм» социаль челтәрләрендә аккаунтың булу таләп ителә. Аны оештыручылар 25 бирем (бер атнага 5 бирем) әзерләп куйганнар. Кулланучылар, аларны үтәп, Татарстан турында кызыклы фотолар төшерү күнекмәләрен камилләштерәләр.

Биремнәрне «ВКонтакте»да  Фотомарафон #МойТатарстан төркемендә табарга була, эшләрне социаль челтәрләрдә  #ПрекрасныйТатарстан һәм #МойТатарстан хештэглары астында урнаштыра барырга кирәк.

Проект кысаларында мастер-класслар, вебинарлар һәм онлайн-дәресләр оештырыла. Марафонның экспертлары сыйфатында танылган Казан фотографлары һәм блогерлары чыгыш ясаячак: Олег Самойлов, Артем Горланов һәм Настя Губинская.

Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк, алар арасында  квадрокоптер, көзгесез фотокамералар, акыллы колонкалар, экшн-камера һ.б.ш бар. Бүләкләү тантанасы 13 сентябрьдә уздырылачак. Марафонга теләсә кайсы көнне, 8 сентябрь – эшләрне кабул итү тәмамланганчыга кадәр кушылырга мөмкин. 

Фото: Светлана Әбҗәлилова,  2019 елгы марафонда призер. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
81
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру