Питрәч районы ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул итте

Питрәч районы гербы флагка беркетелгән герблар арасында 14 нче булды.

Район башлыгы Илһам Кәшапов тантаналы төстә район гербының тегелгән вариантын флагка беркетте. Питрәч районы гербы флагка беркетелгән герблар арасында 14 нче булды.

«Бүген без символик рәвештә ТАССР флагында үз эзебезне калдырдык», - дип билгеләп үтте ул.

Флаг эстафетасын каршы алу тантанасы район Мәдәният форты бинасында узды. Биредә үк  онлайн-режимда Питрәч районы оешуның 90 еллыгы хөрмәтенә концерт үтте.    

Иртәгә  флаг Азнакай районына юл тота. Эстафета тәмамланганнан соң, флаг Татарстанның Милли музеена тапшырылачак.

 Рestrecy-rt.ru мәгълүматлары буенча

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
108
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру