Түбән Кама ЗАГС ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә шагыйрьләр мәхәббәте турында сөйли  

Республиканың юбилей елында инициативалы учреждение чираттагы танып белү проектын башлап җибәрә.

Авторлар хәбәр итүенчә, “Татар язучыларының әсәрләрендә мәхәббәт көче” исемле рубрикада 1920 елдан алып 2020 елга кадәр арада әсәрләрен иҗат иткән татар шагыйрьләре һәм язучылары турында хикәяләр басылачак.

Материаллар Түбән Кама муниципаль районы ЗАГС идарәсенең Instagram һәм «Вконтакте» сәхифәләрендәге аккаунтларында чыгып барачак.

Беренче язма күренекле татар шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Хәсән Туфан һәм аның хатыны, актриса Луиза Салигаскәрованың мәхәббәт тарихына багышлана.

Фото: Фото: yalkyn.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
85
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру