Яр Чаллыда тантаналы төстә татар драма театры ачылды

Тантананың мөхтәрәм кунаклары арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев тә бар иде. 

Аяз Гыйлаҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры 30 елга беренче мәртәбә үз сәхнәсенә тиенде. Ул 1972 елда төзелгән элеккеге «Төзүчеләр» Мәдәният сарае бинасына урнашты, 2020 елда әлеге бинага киң колачлы реконструкция үткәрелде. 

Театр шәһәрнең әдәби-мәдәни йөзен билгеләүче үзәккә әверелер, дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов.

«Бу безнең күптәнге хыял. Проектны гамәлгә ашыруда катнашкан бар кешегә рәхмәтемне белдерәм", - диде Татарстан Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов театр бинасын карап чыкты: 300 урынга исәпләнгән тамашачылар залы, театр костюмнары һәм архив фотолары сакланачак музей белән танышты. Театр бинасында заманча татар сәнгатен үстерү өчен яшьләр үзәге, әдәбият һәм театр студияләре, режиссерлык остаханәсе, музыкаль лаборатория дә урын алачак.

Белешмә өчен: 

Яр Чаллы татар дәүләт драма театры - Татарстан Республикасының иң яшь театр коллективларының берсе. Ул үзенең иҗат юлын 1990 елда башлый. 30 ел эчендә театр труппасы 120 дән артык спектакльне сәхнәләштерә. Күп кенә спектакальләр республика, илкүләм һәм халыкара театр фестивальләрендә катнаша һәм призер була.

Фото: vestikamaza.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
148
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру