Җырлыйк әле, дуслар!

9 майда һәр татарстанлы «Җиңү тәрәзәсе» Бөтенроссия акциясендә катнаша ала: моның өчен балконга чыгып яки ачык тәрәзәгә килеп, Давид Тухмановның «Җиңү көне» җырын җырларга кирәк.

Акция нәкъ көн уртасында башланып китә.

Оештыручылар марафонда бөтен ил буенча спортчылар, актерлар, сәяси эшлеклеләр, эреле-ваклы шәһәр-авылларда яшәүче гади халык катнашыр дип өметләнә. Үз чыгышыңны видеога төшерергә һәм соңрак #окнопобеды хэштегы белән социаль челтәрләргә куярга мөмкин.
«Җиңү тәрәзәсе» акциясен РФ Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, Россия милли музыка музее, В.Д. Поленов исемендәге Россия дәүләт халык иҗаты йорты, Социаль проектларны үстерү үзәге катнашында Валерий Хәлилов исемендәге «Духовое общество» тынлы оркестрлар, тынлы һәм бәрмә уен коралларында уйнаучылар ассоциациясе үткәрә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
100
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру